Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда тротуар төзү тәмамланып килә

Баулының түбәнге өлешендә Совет урамында муниципаль программа буенча тротуар төзелә. Эшләр бу атнада тәмамланачак.

Сентябрь башында Баулыда күләмле объект – Восточная урамыннан башлап, ветлечебницага кадәр җәяүлеләр өчен тротуар – төзү башланды.

Баулы районы башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматка караганда, 1020  метр чамасы озынлыктагы тротуар төзүгә җирле бюджеттан 4,6 миллион сум акча бирелгән.

Төзүчеләр бер ай эчендә тротуарның нигезен әзерләгәннәр, вак таш җәйгәннәр, бордюрлар куйганнар.

– Хәзерге вакытта асфальт-бетон катнашмасы җәю эше бара, – дип сөйләде шәһәр башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы Нияз Шәрифуллин. – Тротуар җирле әһәмияттәге гомуми кулланылыштагы юлларда юл эшләре программасы буенча төзелә. Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә 7нче мәктәп янындагы тротуар да шул программа буенча төзелде. Совет урамында тротуар ясау эшен, һава шартларына карап, бу атнада төгәлләү күздә тотыла.

– Без Восточная урамында яшибез, – дип сөйләде безгә Айгөл Вәлиәхмәтова. – Ике кызыбыз, безнең урамдагы һәм күрше урамнардагы күп кенә балалар 1нче мәктәптә укый. Мәктәпкә җәяү йөрү куркыныч тудыра. Алар машина юлы читеннән йөриләр, анда исә хәрәкәт бик көчле. Хәзер балалар мәктәпкә уңайлы юлдан йөрерләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев