Баулыда «Татарстанның чиста урманнары» акциясе башланды
Татарстан премьер-министры карары нигезендә республикада “Татарстанның чиста урманнары” акциясе игълан ителде. Акциянең беренче этабы инде бүген, 19 апрельдә башлана һәм 19 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Икенче этап 2021 елның 13 сентябреннән 13 ноябрьгә кадәр узачак.
Баулы урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Владимир Джусоев биргән мәгълүматтан күренгәнчә, бу чорда урманнарны патрульләү, ачыкланган чүп-чарны җыю оештырылачак, ә хокук бозучылар җавапка тартылачак. Урманнарны пычраткан өчен административ штраф икедән биш мең сумга кадәр тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев