Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда “Татар малае” муниципаль конкурсы уза

Бөтендөнья татар конгрессы Баулы бүлекчәсе һәм мәгариф бүлеге тарафыннан үткәрелгән бәйгедә шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 14 башлангыч сыйныф укучысы катнаша. Бүген жюри әгъзалары җибәрелгән һәр эшне карап, аларга бәя бирде.

Конкурс берничә этаптан тора: визитка, иҗади бәйге (җыр, бию, шигырь), кечкенә генә инцинировка  – әкият геройларын сәхнәләштерү, күренекле якташларыбыз турында эссе.

Конкурсның максаты – татар телен саклау, балаларның татарча сөйләшү сәләтен ачыклау булды.

–Барлык катнашучылар да бик яхшы әзерләнгәннәр, – ди жюри әгъзасы,“Ак калфак” оешмасы вәкиле Светлана Мөхәммәтҗанова. – Монда баланың үзенең осталыгы, әти-әниләрнең катнашы, укытучыларның конкурска керткән өлешләре бик зур. Тик шунысын әйтергә кирәк, күренеп тора балалар татар телендә бик аралашмыйлар. Бәлки шушы конкурстан соң, әти-әниләрдә балаларыбызда туган телгә мәхәббәт тәрбияләүне ныграк күрерләр. Тагын да матуррак итеп татар телебездә сөйләшер дигән өмет белән калабыз.

Тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә һәм Баулы телевидениесе эфирында карый аласыз.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев