Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда сугышчы-десантчыларга һәйкәл куелачак

Баулыда сугышчы-десантчыларга һәйкәл куелачак Баулыда “Десантчылар берлеге” төбәкара иҗтимагый оешмасының Баулы шәһәре һәм Баулы районы бүлекчәсенең беренче отчёт конференциясе узды.

Баулыда иҗтимагый оешма 2018 елның 31 гыйнварында оешты. Шуннан бирле аңа йөздән артык десантчы кергән. Десантчылар үзләренең оешмаларын булдырганнан алып, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән шактый чара уздырдылар. “Десантчылар берлеге”нең җирле бүлекчәсе рәисе Дмитрий Шатанов отчёт конференциясендә әлеге чаралар хакында сөйләгән.

Конференциядә район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гозәеров катнашкан. Десантчылар конференция барышында шәһәрдә Җиңү һәм Хезмәт Даны паркын реконструкцияләү проекты турында фикер алышканнар һәм шәһәр җитәкчелегенә реконструкция проектында сугышчы-десантчыларга һәйкәл куюны да күздә тотуны үтенгәннәр. Десантчылар үз акчаларына әлеге һәйкәлнең проектын эшләгәннәр, хәзерге вакытта аны ясау процессы бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев