Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда санитар нормалар үтәлешен тикшерәчәкләр

Атна саен районда дистәләгән кеше битлек режимын боза.

Районда коронавирус инфекциясе белән бәйле хәл киеренке. Татарстан Роспотребнадзор идарәсенең Баулы районындагы территориаль бүлекчәсе баш белгеч-эксперты Галина Алатырева сүзләренчә, 28 гыйнварга булган мәгълүматка караганда, хәзерге вакытта безнең районда ковид белән авыручы алты кеше исәпләнә. Ике баулылы җиңел формада авырый, алар өйләрендә дәвалана, ә дүрт кеше – хастаханәдә. Шулай ук алар белән элемтәдә булган җиде кеше исәптә тора. Пандемия башланганнан бирле, Баулы районында яңа коронавирус инфекциясе йоктыруның 37 очрагы теркәлгән.

Шуңа да карамастан, битлек режимын үтәмәүче баулылар да бар. Полиция начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илнур Шәрәфиев мәгълүматына караганда, узган атнада битлек режимын үтәмәгән 51 кеше административ җаваплылыкка тартылган. Гыйнвар уртасында 48 очрак булган. Шулай итеп, атна саен районда дистәләгән кеше битлек режимын боза.

Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Баулының провизор госпиталендә 20 пациент дәвалана, бу сан узган атналарга караганда кимрәк: гыйнвар уртасында хастаханәдә 34 кеше яткан. Эксперт яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясату кирәклеген дә әйтте: моның өчен, башта участок терапевтына мөрәҗәгать итәргә, вакцина ясатырга язылу зарур. Гыйнвар ахырында Татарстанга коронавирустан 70 мең доза вакцина кайтачак, прививка ясатырга теләгән кешеләр исемлеге хәзер үк төзелә.

Белем бирү учреждениеләрендә салкын тиеп авыручылар бар. Мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева хәбәр иткәнчә, 28 гыйнварга районда 220 укучы һәм алты укытучы салкын тиеп авырый.

Алда язылганнарга караганда, хәзерге вакытта уяу булу сорала. Өстәвенә район предприятиеләрендә санитар-эпидемиологик нормалар үтәлүен тикшерү көтелә. Рейдларны җирле хокук саклау органнары гына түгел, башкаладан килгәннәре дә тикшерәчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев