Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда рейдлар дәвам итә

Баулыда битлек-перчатка режимы үтәлешен тикшерүләр дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, битлек һәм маскаларны җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида, кибетләрдә, хезмәт күрсәтү урыннарында кию таләп ителә.

Полиция хезмәткәрләре халыкны сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать транспортында тикшерә, һәр көнне хокук саклаучылар берничә объектта булалар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Илнур Шәрәфиев әйтүенчә, пандемия башланганнан бирле бүгенге көнгә 757 административ протокол төзелгән,  аның 736сы Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.6 маддәсе буенча төзелгән.    

Полиция хезмәткәрләре сатучыларны маска һәм перчатка  кимәгән сатып алучыларга хезмәт күрсәтмәскә кирәклеге турында кисәтәләр, шулай ук сатып алучыларга тагын бер мәртәбә саклык күрү чараларының мөһимлеге турында исләренә төшерәләр.

Мондый рейдлар хокук саклаучылар тарафыннан һәр көнне үткәрелә һәм алар әле дәвам итәчәк.

 

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев