Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсе узды

Бүген Баулыда, якташыбыз, язучы-публицист Рафаэль Мостафинның тууына 90 ел тулу уңаеннан, “Гомер күгеннән бер караш” дип исемләнгән искә алу кичәсе үткәрелде.

Кичәдә язучының сеңлесе, Россиянең атказанган укытучысы Светлана Гобәйдуллина, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Фоат Садриев, Рафаэль Мостафинны якыннан белгән, аның белән аралашкан баулылар катнашты һәм чыгыш ясады.

Кичәнең алып баручылары Лилия Мәҗитова һәм Ленир Дәүләтшин танылган якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында бәян иттеләр, бу вакытта сәхнәдә зур экранда документаль кадрлар күрсәтелеп барды, тамашчылар язучы белән әңгәмәне дә карадылар.

Рафаэль Мостафинны искә алу кичәсендә матур җырлар һәм “Җәлил укулары” конкурсы җиңүчеләре башкаруында шигырьләр дә яңгырады.

Кичә ахырында залдан нинди тәкъдим керүе һәм кичә турында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасынаң киләсе саныннан укырга мөмкин булачак.

 

ФОТО: Кадрия Гыймазова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев