Баулыда меңләп кешенең Covid-19 кичерүе турында QR-коды бар
Баулы районында яшәүче берничә йөз кеше ковидка каршы вакцина ясатырга каршылыклар булу турында медицина белешмәләре алган.
Бүгенге көндә районда яңа коронавирус инфекциясенә каршы прививканы 18350 баулылы ясаткан, шуларның 416сы вакцинацияне соңгы атнада узган. Бу хакта “Баулы-информ” редакциясенә район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев хәбәр итте.
Глеб Алексеев сүзләренә караганда, Баулыда пациентлар авыруны җиңелрәк кичерә башлаган: соңгы атнада 7 кеше хастаханәгә салынган, 30 баулылы, терелеп, медучреждениедән чыккан.
Баулы районында ковид инфекциясен (ПЦР-тест белән расланмаган) кичергән меңгә якын баулылының QR-коды бар, 800гә якын кеше коронавируска каршы вакцинация узарга каршылыклар булу турында вакытлыча медицина белешмәләре алган, дип хәбәр итте район үзәк хастаханәсе баш табибы.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев