Баулыда махсус проект тормышка ашырылды
“Барысы да миңа газиз” проекты 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантлары конкурсында җиңүче булды.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче аналарның “Благо” иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган проект берничә этаптан тора. Февральдә, “Барысы да миңа газиз” проекты һәм “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында, ата-аналар өчен “Шулай ярый” дип исемләнгән гаилә мәктәбе һәм балалар өчен иҗади осталык төркемнәре эшли башлаган.
Апрель аенда “Барысы да миңа газиз” проектының “Тарих сәгате” дип исемләнгән икенче этабы башланган. Ул теориядән гыйбарәт булган.
Май аеннан гаиләләр, проектның өченче этабы кысаларында, күчмә чараларда катнашканнар. Барлыгы 4 күчмә чара оештырылган. Шул рәвешле проектның өченче этабы төгәлләнгән.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалары булган гаиләләр өчен беренче күчмә чара Кырымсарай авыл җирлегендә узган. Алар Пасха бәйрәменә җыелганнар. Балалар, әти-әниләр һәм башка кунаклар өчен мастер-класслар, бәйрәм концерты, театрлаштырылган тамаша һәм экскурсияләр үткәрелгән. Һәр катнашучыга аерым игътибар бирелгән. Бу көнне чын мәгънәсендә гаилә һәм бәйрәм атмосферасы хөкем сөргән.
“Барысы да миңа газиз” проекты кысаларында узган икенче күчмә чара июнь аенда узган. “Благо” гаиләләре Татар Томбарлы авылына кунакка барганнар: “Әбиләр Сабан туе” бәйрәмендә катнашканнар. Әбиләр һәм проектта көянтә-чиләк белән йөгергәннәр, кадак какканнар, бау тартышканнар, мендәр белән “сугышканнар”, пиннек бәйләгәнәр. “Благо” иҗтимагый оешмасы гаиләләре төрле уеннарда, конкурсларда бик мавыгып катнашканнар. Бәйрәм, дус гаилә бәйрәме кебек, җылы мохиттә узган.
“Благо” гаиләләре июньдә Покров-Урыстамак авылында төрле халыклар пилмәннәренә багышланган “Удмурт пилмәннәре” фестиваленә дә барганнар.
Удмурт милли-мәдәният үзәге вәкилләре – авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре – кунакларны, традиция буенча, җыр-биюләр, тәмле милли ризыклар белән каршы алганнар. Кунаклар өчен табигать кочагында һәм тематик фотозонада милли киемнәр белән фотога төшү мөмкинлеге булдырылган. Шулай ук төрле викториналар һәм конкурслар оештырылган. “Благо”лылар ит тарткычны вакытка җыюда, камыр җәюдә, төрле формада пилмән ясауда ярышканнар. Тәмле бәйрәм матур, күңелле һәм мавыктыргыч булган.
“Барысы да миңа газиз” проектының ахыргы, дүртенче күчмә чарасы Алексеевка авылында булган. “Благо” гаиләләре анда чуваш халкының “Яңгыр боткасы” йола бәйрәмендә катнашканнар. Хәрәкәтчән уеннар һәм конкурслардан соң, кунаклар тәмле ботка белән сыйланганнар.
– Безнең “Барысы да миңа газиз” проектын тормышка ашыру сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче баулылар өчен оештырылган мәктәп эшчәнлеге белән башланып китте, – дип сөйләде “Благо” иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Мурзакаева. – Безнең проектларга, гадәттә, башка район гаиләләре дә кушыла. Без үткәргән фестивальләргә Бөгелмә, Әлмәт шәәһрләреннән, Ютазы районыннан да гаиләләр килә. Без бик дус һәм проектларны да бергәләп гамәлгә ашырабыз.
Менә шулай, бай һәм файдалы итеп, “Благо”лылар күчмә чараларга нәтиҗә ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев