Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда Кызыл китапка кертелгән агулы тарантул табылган

Августта ике баулылы безнең төбәккә хас булмаган бөҗәккә юлыккан.

Потап-Томбарлы авылында яшәүче Владимир Т. үзенең мунчасында гадәти булмаган үрмәкүч күреп алган. Һәм, банкага салып, фотосын, нинди бөҗәк икәнен, аның кешеләргә куркыныч булу-булмавын ачыклауны үтенеп, социаль челтәр аша Татарстанның биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына юллаган. Дәүләт комитетыннан бу бөҗәкнең көньяк рус тарантулы булуын хәбәр иткәннәр. Үрмәкүч-бүреләр семьялыгына керүче тарантул Татарстанның Кызыл китабында теркәлгән. Ул бик сирәк очрый һәм, гадәттә, ярымчүл, дала һәм урман-дала зоналарында очрый. Тарантул агулы, ул тешләгән урын бик авырта һәм кабарып чыгарга мөмкин.

“Хезмәткә дан” редакциясенә безнең төбәк өчен хас булмаган тагын бер бөҗәк табылу очрагы билгеле булды, бу юлы Татар Кандызы авылында. Чакырылмаган кунакны Фәйрүзә К. аш-су бүлмәсендә күреп алган. Хуҗабикә һәм балалары бөҗәктән куркып калмаганнар: аны пыяла банкага салып, өйләреннән ераккарак алып китеп, иреккә чыгарганнар.

Бөтен үрмәкүчләрнең дә дым яратуы билгеле. Безнең районда гадәти булмаган бөҗәкләрнең дә нәкъ менә кеше яши торган урында табылуы шуны дәлилли. Табигатьтә исә көньяк рус тарантулы 30-40 сантиметр тирәнлектәге вертикаль ояларда яши.

Быелгы җәйдә Татарстанда, гадәттә, көньяк төбәкләрдә очрый торган үрмәкүч-шөпшә табылган. Мондый “кунакларның” безнең якларга күченеп килүенә нәрсәдер йогынтый ясый инде.

Шуның белән бәйле рәвештә, барлык баулыларны табигать кочагына чыкканда да, шәхси хуҗалык территориясендә дә игътибарлы булырга чакырабыз.

 

Потап-Томбарлы авылында табылган көньяк рус тарантулы. / ФОТО:ШӘХСИ АРХИВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев