Баулыда кызлар күбрәк туа
Баулы районы ГХАТ бүлегендә май аенда 9 бала тууы теркәлгән.
Барлыгы 3 малай һәм 6 кыз туа. Шуларның 4се-беренче балалар, 4се – икенче балалар, 1се – гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгән.
Бәхетле ата-аналар үз балаларына Тамерлан, Артур, Әминә, Эльмидар, Эмилия, Алена, Анна, София исемнәрен кушканнар.
Иң яшь әнинең һәм әтинең яше – 23 яшь, иң олы әтинең яше – 42 яшь, ә олы әнинең яше – 37 яшь.
Май аенда 5 никах теркәлгән. Иң яшь кәләшкә 21 яшь, иң яшь кияүгә 29 яшь тулды. Иң өлкән кияүнең яше 40 яшь һәм иң өлкән кәләшнең яше 37 яшь.
Фото: фрипик.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев