Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда “Кошлар өчен иң яхшы җимлек” бәйгесе узды

Муниципаль конкурста барлык шәһәр һәм район мәктәпләре, балалар бакчалары катнашты. 22 ноябрьдән 29 ноябрьгә кадәр дәвам иткән бәйгегә барлыгы 110нан артык эш кабул ителгән.

Берсеннән-берсе зәвыклы, шул ук вакытта кошлар өчен бик кирәкле җимлекләрне укучылар төрле материаллардан ясаганнар.  

– Мәктәп укучылары җимлекләрне табигый материаллардан ясарга тиеш булдылар, – ди мәгариф бүлегенең тәрбия эшләре буенча методисты Юлия Рудковская. – Шулай ук кошлар өчен салынган җим җилдә коелырга тиеш түгел, җимлекнең түбәсе булу да бик мөһим иде.

Комиссия әгъзаларына бәйгегә китерелгән җимлекләрнең иң-иңнәрен сайлап алу җиңелдән булмый. Шулай да бәйге җиңүчеләрсез генә узмый.

Конкурс азагында җиңүчеләр билгеләнде, алар: Ралина Ямалиева (1нче мәктәп), Данил Кирсанов (7нче мәктәп), Кәрим Хәмидуллин (“Рябинка” балалар бакчасы), Тимофей Кульгутин (2нче мәктәп), Диләрә Хөснетдинова (Исергәп мәктәбе).

Беренче санлы мәктәпнең 3нче сыйныф укучысы Ралина Ямалиева җимлекне әтисе Идмас белән ясаган. Әнисе Рүзилә, энесе һәм сеңлесе дә ярдәм иткәннәр.

– Без балалар белән һәр конкурста катнашырга тырышабыз, – ди Ралинаның әнисе Рүзилә. – Җимлекне ясар алдыннан интернет челтәреннән эзләдек, иң ошаганын сайлап алдык. Кызыбыз җиңүенә ышанып бетми әле.

Фото: мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев