Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда “Хуҗасызлар” проблемасы ничек хәл ителә?

Һәр торак пунктта хуҗасыз этләр бар. Баулыда да аларның саны артканнан-арта бара.

Шәһәр төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең 1 октябрьгә булган мәгълүматына караганда, быел 584 хуҗасыз хайван тотылган. Аларның 73е стерильләштерелгән һәм иреккә җибәрелгән, 511е юк ителгән. Җирлек башлыклары мөрәҗәгать итсә, аучы авылларга да бара. Район авылларында быел 121 хуҗасыз эт тотылган.

Хуҗасыз калган этләрне вакытлыча предприятие территориясендәге питомникка урнаштыралар. Ветеринария табибы аларны тикшерә һәм тиешле процедураларны ясый. Шуннан соң этләрнең язмышы хәл ителә.

Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе баш инженеры Вадим Шәрифуллин сүзләренә караганда, сәламәт һәм агрессив булмаган этләр, стерильләштерелгәч, иреккә җибәрелә. Агрессив һәм авыру этләр юк ителә. Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы боерыгы нигезендә, кешеләргә ташланган яки аеруча куркыныч тудыручы этләр шундук юк ителергә тиеш. Аеруча куркыныч дип түбәндәге токымлы этләр санала: Америка питбультерьеры, Көньяк Африка бурбуле, Карелия аю эте, Кавказ овчаркасы, алабай, Америка стаффордшир терьеры һәм әлеге токымнар метислары.

– Шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә шундый бер очрак булды: мәйданчыкта уйнап йөргән балаларга зур эт ташланган, алар коймага менәргә мәҗбүр булган, – дип сөйләде Вадим Шәрифуллин. – Балалар әти-әниләренә шалтыраткан, алар исә безгә хәбәр итте. Аучы барып этне юк итте.

Шәһәр буйлап хуҗасыз һәм борынчыксыз йөрүче этләр хуҗасыз дип санала.

– Этне хуҗа кеше борынчык белән бауда йөртергә тиеш. Хуҗасы булып та, эт үзе генә йөрсә, без чара күрергә мәҗбүрбез, – дип өстәде ул.

Кызганычка каршы, хуҗасыз этләр саны елдан-ел арта. Моңа кешеләр үзләре дә гаепле. Кемдер кечкенә этләр ярата, ә ул үсеп җиткәч, кирәге калмый, урамга куып чыгарыла. Нәтиҗәдә усаллашкан этләр шәһәр буйлап йөри, кешеләргә куркыныч тудыра.

Этләрдән өлкәннәр генә түгел, балалар да зыян күрә. Балачагында эт һөҗүменә дучар булган кеше гомере буе алардан куркып яшәргә мөмкин. Гигиена һәм эпидемиология үзәге белгечләре мәгълүматы буенча, былтыр тугыз ай эчендә 93 (шуларның 25е – бала) баулылы, быел 91 кеше (38 бала) этләрдән зыян күргән.

Чара күрелмәсә, хуҗасыз этләр көтүе арта гына барачак. Моны, үзләре ияләштергән этләр өчен җаваплылык тою зарурлыгын аңлап, бары кешеләр үзләре генә туктата ала.

Фото http://ribalych.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев