Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда ишегаллары яңартыла

Өч ишегалдын ремонтлау июнь урталарында төгәлләнергә тиеш.

Баулы шәһәрендәге күпфатирлы йортлар ишегалларында “Безнең ишегалды” республика программасы буенча ремонт эшләре башланды. “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесе, апрель ахырында ремонтлана башлаган өч ишегалдында булып, ремонт эшләрен күзәтеп кайтты.

Исегезгә төшерәбез: быел “Безнең ишегалды” программасы буенча җиде ишегалды төзекләндерелә. Алар – зур ишегаллары, һәм моңа кадәр биредә мондый күләмле ремонт эшләре үткәрелмәгән булган.

Күпбалалы Шәрифуллиннар гаиләсе ике елдан артык Горький урамындагы 4нче йортта яши. Аларның ишегалды быел “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелә. Өч бала анасы Айгөл Шәрифуллина биредә ремонт эшләре булачагына шат.

  – Без 2018 елның октябрендә бу йорттан фатир сатып алдык. Ул чагында ике балабыз бар иде, бер елдан өченче сабыебыз дөньяга килде, – ди ул. – Безнең ишегалдында балалар өчен яхшы мәйданчык юк иде, олы улым дуслары белән күрше ишегалларына уйнарга йөрде. Реконструкциядән соң бездә уен зонасы, яхшы атынгычлар, таучыклар булыр, дип өметләнәм. Безнең гаилә өчен бу бик мөһим. Барысын да сыйфатлы итеп башкарырлар, балаларыбыз рәхәтләнеп уйнар, дип өметләнәбез.

Ишегалларының ремонттан соң нинди булачагын әлегә әйтү кыенрак. Хәзерге вакытта бар җир казылган, тирә-юньдә – ком, вак таш, төзелеш материаллары. Киров тыкрыгындагы 7нче, Пушкин урамындагы 21нче, Островский урамындагы 5нче йорт ишегалдында да шул хәл. Киров тыкрыгындагы 7нче йорт өлкәне Раиса Кулиш сүзләренә караганда, йортларда яшәүчеләр ишегалдын төзекләндерү уңаеннан үткәрелгән җыелышларда актив катнашканнар, теләк-тәкъдимнәрен әйткәннәр.  

– Без эскәмияләр куюны үтендек, элек алар бөтен подъездларда да юк иде, – ди пенсионер. – Мин бу йортта ул кулланылышка тапшырылган көннән бирле яшим, инде 42 ел. Безнең өч йортка бер ишегалды. Чүп контейнерлары безнең йортка ерак, аңа тар гына сукмактан барасы, өлкәннәргә аннан менү кыен. Без шунда баскычлар куюны, тротуар ясауны сорадык. Безнең теләкләрне исәпкә алдылар, проектка керттеләр.

Без Салих Сәйдәшев урамындагы 19нчы һәм 19А санлы йорт өчен уртак булган ишегалдына да бардык. Анда без “Тэко” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Садыйковны очраттык, биредә бу җәмгыять төзүчеләре эшли. Җитәкче сүзләренчә, бүгенге көнгә өч ишегалдының һәрберсендә дә ремонт эшләре якынча 35 процентка башкарылган.

 

– Бу өч ишегалды – Салих Сәйдәшев урамындагы 19нчы һәм 19А санлы йорт ишегалды, Киров тыкрыгындагы 7нче, Пушкин урамындагы 21нче, Островский урамындагы 5нче йортлар ишегалды, Гоголь урамындагы 5нче һәм 5А санлы йорт, Энгельс урамындагы 50нче, Горький урамындагы 4нче йортлар ишегалды. Аларда  ремонт эшләре 20 апрель тирәләрендә башланды. Барлык җир эшләре башкарылды, асфальт өчен нигез әзер. Хәзерге вакытта төзүчеләр подъездлар каршында бордюрлар кую белән мәшгуль, – дип сөйләде Рөстәм Садыйков.

Без Салих Сәйдәшев урамындагы 19А санлы йортта яшәүче пенсионер Анна Мельникова белән дә аралаштык. Аның сүзләренә караганда, йортта яшәүчеләр ремонт төгәлләнүне түземсезлек белән көтәләр, тизрәк ишегалдындагы матурлыкка карап сокланасылары килә.

– Безнең йортта яшәүчеләрнең теләге – ишегалдыбыз матур булсын, балалар биредә рәхәтләнеп уйный алсын. Тагын бер теләгебез – өлкәннәр өчен подъездлар янына эскәмияләр куйсыннар иде, – ди Анна Мельникова. – Төзүчеләр иртән иртүк эшли башлыйлар, безгә комачауламыйлар. Алар безнең ишегалдыбыз уңайлы һәм матур булсын дип тырыша. Ә безнең бурыч – шул матурлыкны саклау.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров сүзләренә караганда, әлеге өч ишегалдында ремонт эшләре июнь урталарында төгәлләнергә тиеш.

– Бер ишегалдын төзекләндерүгә якынча 17 миллион сум акча китә, гомуми бюджет – 99,7 миллион сум, – ди Данияр Бакиров. – Бу атнада калган дүрт ишегалдын ремонтлауга керештеләр. Ишегалларын төзекләндерүне вакытында төгәлләрбез, дип уйлыйм.


Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев