Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда ишегаллары яңартыла

Хәзер уңайлы һәм матур ишегаллары хыялда гына түгел. Быел Баулы районы “Безнең ишегалды” республика программасында катнаша. Күләмле төзекләндерү эшләре яз көне үк башланды.

Ишегаллары яңартыла

төзекләндерү

Айгөл Идиятуллина

Хәзер уңайлы һәм матур ишегаллары хыялда гына түгел. Быел Баулы районы “Безнең ишегалды” республика программасында катнаша. Күләмле төзекләндерү эшләре яз көне үк башланды.

“Безнең ишегалды” республика программасы биш елга исәпләнгән. Баулыда әлеге программа кысаларында 16 ишегалдын төзекләндерү планлаштырылды, алар – Сәйдәшев урамындагы 3, 5, Пушкин урамындагы 45, 45А, Энгельс урамындагы 52, Октябрь мәйданындагы 14, Энгельс урамындагы 54, Һади Такташ урамындагы 10, 13, 15, 29, 29А, Салих Сәйдәшев урамындагы 21, Ленин урамындагы 18, Гоголь урамындагы 1, 15, 21, 22, Пионер урамындагы 7нче йортлар ишегаллары. Алар төзекләндерүгә аеруча мохтаҗ иде.

Хәзерге вакытта тугыз ишегалдында реконструкция дәвам итә, алтысында эшләр төгәлләнгән, бер ишегалдында эшләр шушы көннәрдә башланачак.

Ишегалларын төзекләндергәндә, йортларда яшәүчеләрнең дә теләкләре һәм проблемалары исәпкә алынды: алар белән ишегалларын төзекләндерү проектлары турында фикер алышулар үткәрелде. Программа бурычларының берсе – халыкның ишегалларын төзекләндерүгә кагылышлы фикерләрен исәпкә алу. Фикер алышулар ремонт барышында да дәвам итә, чөнки фикер төрлелеге бар.

Программаны тормышка ашыру кысаларында ишегалларында иске асфальт өслеген алыштыру, тротуар юлларын төзекләндерү, яңа парковка урыннары булдыру, яктырту, өлешчә яңа эскәмияләр һәм урналар урнаштыру, балалар өчен ком өслекле уен мәйданчыклары ясау, территорияне яшелләндерү һәм каты-көнкүреш калдыклары өчен яңа мәйданчыклар ясау эшләре күздә тотыла.

Ленин урамындагы 18нче йорт ишегалдында да эш кайный. Биредә иртәдән кичкә кадәр юл техникасы эшли. Подрядчы оешма хезмәткәрләре асфаль өчен нигез әзерли. Ремонт эшләре июльдә башланган, реконструкция сентябрь ахырында төгәлләнәчәк.

Шулай ук биредә квартал эчендәге юлларны киңәйтү, тротуарларны яңарту, өстәмә парковка урыннары булдыру, балалар һәм спорт мәйданчыклары ясау планлаштырыла.

Яңартудан соң, ишегалды территориясе йортларда яшәүчеләргә аралашу өчен, балалар белән йөрергә чыгу өчен уңайлы булачак.

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев