Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда инфекция госпитале ябыла

Баулы район үзәк хастаханәсендә вакцинация һәм ревакцинация дәвам итә.

Covid-19 белән авыручылар саны акрынлап кими төшә, Баулы районында соңгы көннәрдә тәүлек эчендә вирус белән авыручы 1-4 кеше теркәлгән. Бу атнада Баулы шәһәрендә инфекция госпитале эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул ителде.

– 22 мартка булган мәгълүмат буенча, госпитальдә 12 кеше ята. Авыр хәлдәге пациентларның күбесе Covid-19дан прививка ясатмаган, – дип хәбәр итте сишәмбе көнне аппарат киңәшмәсендә Баулы район үзәк хастаханәсе баш табибы Глеб Алексеев. – Районда эпидемиологик хәл тотрыклану сәбәпле, шәһәрдә инфекция госпитале эшчәнлеген туктатып тору турында карар кабул ителде. Әмма, билгеләп үтәм, май аенда коронавирус инфекциясенең чираттагы дулкыны көтелә һәм, ихтыяҗ булса, госпиталь яңадан эшли башлаячак.

Глеб Алексеев сүзләренчә, яңа пациентлар – Бөгелмә һәм Әлмәт госпитальләренә, ә балалар Лениногорск шәһәренә җибәреләчәк.

Медицина учреждениесе җитәкчесе районда вакцинация һәм ревакцинация барышы турныда да мәгълүмат бирде. Хәзерге вакытта коронавирус инфекциясенә каршы прививканы район үзәк хастаханәсендә ясатырга мөмкин. Кызганычка каршы, соңгы көннәрдә район халкы арасында вакцинация узу очраклары кимү күзәтелә. Бүгенге көндә ковидтан 20670 кеше прививка ясаткан, бу районда яшәүче 18 яшь өлкәнрәк кешеләрнең 77,4 процентын тәшкил итә.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров район халкын вакцинацияне дәвам итәргә чакырды.

– Инфекция госпитале эшчәнлеген туктатып торуына һәм хастаханәнең пандемиягә кадәр булган режимда эшләвенә карамастан, вирусның юкка чыкмавын истә тотарга кирәк, – дип билгеләп үтте Ильяс Гозәеров район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре белән очрашуда. – Вирусның яңа дулкынын булдырмый калу, якыннарыбызны һәм туганнарыбызны саклап калу хәзер бары тик үзебездән тора.

Ильяс Гозәеров предприятие җитәкчеләрен ревакцинация узу өчен медикларны оешмага чакырту мөмкинлеге барлыгы турында искәртте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев