Баулыда файдалы очрашу булып үтте
Бүген шәһәрнең “Милосердие” үзәгендә һәм Марат Ильясовның “Я смогу” тернәкләндерү үзәгендә Татарстан Республикасының яшьләр хөкүмәте вәкиле катнашында эшлекле очрашу үтте.
“Я смогу” физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Баулы район җитәкчелеге һәм Татарстан Республикасының мәдәният мәсьәләләре буенча Яшьләр хөкүмәте рәисе киңәшчесе Гөлфия Мотугуллина, “БлагоДарение” хәйрия фонды директоры Рузилә Шәймарданова булдылар.
Әлеге уникаль булган тернәкләндерү үзәге Баулыда былтыр шәһәрдәшебез Марат Ильясов инициативасы белән республика, район җитәкчелеге һәм күпсанлы партнерлар, иганәчеләр ярдәмендә ачылды. Әлеге үзәктә Маратның үзе уйлап тапкан тренажерлары куелган һәм ул тернәкләндерүгә мохтаҗ булган кешеләргә бушлай ярдәм күрсәтә.
Быел үзәк яңа ремонтланган һәм барлык стандартларга туры китерелгән бинага күчте. Үзәккә килгән кунакларга тренажерлар авторы Марат Ильясов үзләренең эшчәнлеге турында тулырак сөйләде.
Үзәктә барлыгы 12 автор тренажеры урнаштылырган, барлык кирәкле җиһазлар кайтарылган.
Гөлфия Мотугуллина үзәкне карау барышында Маратка кызыксынган сорауларын бирә алды һәм проектның чыннан да уникальлеген билгеләде һәм кайбер мәсьәләләрдә булышырга тырышачагын әйтте.
Марат Ильясовның проектын тормышка ашыруда беренче көннән үк диярлек ярдәм итүче ТатарстанРеспубликасының Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов оештырган “БлагоДарение” хәйрия фондына, аның директоры Рузилә Шәймардановага район җитәкчелеге рәхмәтен җиткерде һәм фонд директорына истәлекле билге тапшырдылар.
Бу көнне шулай ук Гөлфия Мотугуллина районның коммерция булмаган оешмалары, тернәкләндерү үзәге вәкилләре белән дә очрашты. Аларның эшчәнлеге турында тулырак итеп Иҗтимагый Совет рәисе, “Благо” оешмасы җитәкчесе Татьяна Мурзакаева чыгыш ясады.
Очрашу барышында Рузилә Шәймарданова тулырак “Благо” җәмәгать оешмасы, Марат Ильясов белән хезмәттәшлек турында сөйләп китте һәм бу сорауларда район җитәкчелеге белән берлектә эшләүнең аеруча мөһимлеген билгеләде.
Гөлфия Мотугуллина җәмәгать оешмалары, балалар өчен төрле мастер-класслар үткәрүне оештыруда ярдәм итү мөмкинлеге булуын әйтте һәм үзегез турында сөйләргә, күрсәтергә, танытырга кирәк дип өндәде.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев