Баулыда эре янгыннар булмаган
Баулы районы эссе чорны чагыштырмача имин кичергән.
Баулы урман хуҗалыгының сыйфатлы эшләве нәтиҗәсендә, безнең районда эссе көннәрдә зур янгыннар булмаган. Район башлыгы Рамил Гатиятуллин атналык киңәшмәдә урман хуҗалыгы һәм МЧС хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Чыннан да, быелгы җәй артык эссе килде. Күрше районнарда урман янгыннары булды, Баулы районында үлән янып китү очраклары теркәлде. Ул фактларны МЧС хезмәте һәм урманчылык контрольдә тота алды.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев