Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда экзотик үсемлек – ананас үстергәннәр

Баулының шәхси өлешендә яшәүче Линур һәм Илмира Галиуллиналар гаиләсендә ананас үстергәннәр.

Ананасны тропик җимешләрнең короле дип йөртәләр. Гаилә әлеге экзотик җимешне 2019 елда Таиландка ял итәргә баргач алып кайта. Бакчаларында төрледән-төрле үсемлекләр, агачлар, җимешләр, яшелчәләр үстергән гаиләнең кызык итеп ананас үстереп тә карыйсылары килгән.

Бүгенге көндә ул җимеш чыгарган.

– Таиландтан ашый торган ананасны контейнерга салып алып кайттык, – ди Линур. – Кисеп алып суга утыртып куйдым. Акрынлап тамыр җибәрде, туфракка күчереп утырттык, үсеп китте. Ике ел бер савытта утырганнан соң икенчесенә күчереп утырттык. Февраль аенда чәчәк атты, һәм аннары җимеше килеп чыкты. Җимеше җылы якларда үсә торган ананаслар кебек үк зур булмаса да, безнең өчен бик кызыклы булды ул. Безнең Баулы ягында ананас үсәр дип һич кенә дә уйламаган идек.

Ананасның җимешен алып карарга әлегә хуҗа кешенең теләге юк, бәлки тагын да үсәр дигән өмете бар аның. Галиуллиннарның болай да күркәм, матур бакчасына хәзер инде ананас та ямь биреп утыра.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев