Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда экстремизмга һәм терроризмга каршы тору чаралары турында сөйләштеләр

Безнең районда 3 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр “Экстремизмга – юк!” айлыгы үткәрелә.

“Яшьләр дөньясы” яшьләр үзәгендә яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары өчен экстремизм һәм терроризмга каршы тору буенча әңгәмә оештырылды.

“Ватан” яшьләр клубы мөдире Динара Хөснуллина активистларга “экстремизм” һәм “терроризм” төшенчәләре, уяу булырга һәм куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәклеге турында сөйләде. Әңгәмә барышында балаларга “Терроризмның киләчәге юк дигән профилактик видеоролик күрсәтелде.

Сөйләшүдә катнашкан активистлар тискәре агымнарның яшьләргә  йогынтысын ассызыкладылар, җәмгыятьтә радикаль күренешләргә каршы көрәшергә кирәклеген белдерделәр.

Әңгәмә ахырында активистлар Мин каршы мәгълүмати акциясе үткәрделәр. Алар шәһәр халкына экстремизмга һәм терроризмга каршы тору, терроризм куркынычы дәрәҗәләре, шикле предметларга тап булган нишләргә кирәклеге, шулай ук махсус хезмәтләр телефоннары турында белешмәлекләр тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев