Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда экологик фаҗига булмый калды

“Водоканал” предприятиесе эшчәнлегенә дәгъва белдерүчеләр күп булды. Предприятие җитәкчесе Айнур Гыймаев сүзләренә караганда, халыкка күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту эше даими алып барыла. Әлеге эш нәтиҗәләре турында ул “Хезмәткә дан” газетасы хәбәрчесенә сөйләде.

– Айнур Азатович, “Водоканал”ның бүгенге көндә хәлләре ничек? Предприятие проблемаларын хәл итү эше ничек алып барыла?

– Мин предприятие белән 2017 елда җитәкчелек итә башладым. Узган еллар белән чагыштырганда, хәзерге вакытта хәл акрынлап яхшы якка үзгәрә. Соңгы елларда күп эш эшләнде. Татарстан хөкүмәте һәм “Татнефть” акционерлык җәмгыяте ярдәмендә су белән тәэмин итү челтәрләренең тузган өлешен алыштыру буенча күләмле эш башкарылды, биологик чистарту корылмалары капиталь ремонтланды. Шулай ук без энергияне саклау программасын кертүне дә башлап җибәрдек. Әлеге эшләр нәтиҗәсендә шәһәр һәм район территориясендә экологик фаҗига булмый калды.

Чистарту корылмалары ремонтланганчы, канализация сулары күп еллар дәвамында Ык елгасына биологик чистарту корылмаларына кергән хәлдә агызыла иде. Соңгы елларда, капиталь ремонттан соң, канализация сулары заманча чистарту корылмалары аша үтеп, 96 процентка чистара. Аларда бары химик күрсәткеч кенә нормадан бераз артык.

– Баулыда, торбалар тишелү сәбәпле, су еш бетеп тора. Әлеге проблема ничек хәл ителә?

– Баулы шәһәрендә суүткәргеч торбалар 50 еллар чамасы элек үткәрелгән. Алар бик тузган. Челтәрләр тузу сәбәпле, көн дә авария булып тора. Мәсәлән, быелның өч кварталында су белән тәэмин итү участогында 120дән артык авария бетерелде, ә канализация участогында 1410 кое тулу бетерелде.

Кызганычка каршы, барлык челтәрләрне тиз арада алыштырып бетереп булмый, моңа гаять күп акча кирәк. Бу эштә безгә нефтьчеләр ярдәм итә, тузган канализация челтәрләре акрынлап алыштырыла.

Быел предприятиедә тагын бер күләмле эш башкарылды. Урланган милекләрне район башлыгы Рамил Гатиятуллин ярдәме белән кире кайтаруга ирешелде. Бүгенге көндә милекне теркәү һәм аны муниципалитетка тапшыру эше бара. Бу зур алга китеш.

– “Хезмәткә дан” газетасының 3 октябрь санында без “Татэнергосбыт” суд приставлары аша “Водоканал” предприятиесе счётына керергә тиешле акчаларга арест салуы турында яздык. Ул чагында Рамил Гатиятуллин әлеге гамәлләрнең законлылыгын һәм юридик нигезлелеген тикшерергә кушкан иде.

– Баулылар су һәм канализация өчен түләсә дә, ул акча безгә барып җитми башлады. Безнең счётларга арест салынды, ә бит кешеләргә хезмәт хакы бирәсе, салымнар түлисе бар. Моның белән бәйле сөйләшүләр  күп булды, нәтиҗәдә “Татэнергосбыт” гамәлләре бик үк законлы түгел, дип табылды. Арестны бетерергә тиешләр. “Водоканал”ның банкротлыгы шәһәргә файда китермәячәк.

– Билгеле булганча, әлеге хәл предприятиенең электр энергиясе өчен бурычы аркасында килеп чыкты. “Водоканал”га бурычлы кешеләр дә бик күп бит. Түләмәүчеләр белән ничек көрәшәсез?

– Предприянең электр энергиясе өчен әле узган еллардан калган бурычлары, салымнары һәм иминият взнослары бар. Бурычның гомуми күләме – 23 миллион сумнан артык. Ике ел эчендә бурычның бер өлеше түләнде. Ләкин шәһәрдә су өчен түләмәүчеләр дә шактый. Мәсәлән, “Водоканал”га шәһәрнең шәхси секторында яшәүчеләрнең – ике миллион сумнан артык, күп фатирлы йортлар кешеләренең алты миллион сумнан артык бурычы бар. “Наш двор” торак милекчеләре ширкәте бурычы – 729 мең сум, юридик затларныкы – 551 мең сум. Һәр ай башында безнең белгечләр бурычлыларга анализ ясый. Шуннан соң контролёрлар ул кешеләргә бурыч күләме турында хәбәр итә. Атна саен бурычлыларга рейдлар үткәрелә. Аеруча зур бурычы булганнарга актлар төзелә, аннары материаллар судка тапшырыла.

– Бүгенге көндә предприятие каршында нинди мөһим бурычлар тора?

– Предприятие үз алдына куйган бурычларга килгәндә, алар – иске җиһазларны ремонтлау һәм алыштыру, су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләрен алыштыруны дәвам итү, Миңнегол сусаклагычын реконструкцияләү һәм яңа скважиналар бораулау, 224нче биеклектә (шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә) өстәмә резервуар урнаштыру. Шулай ук хокук саклау органнары белән бурычларны түләттерү буенча уртак эш алып бару. Планнар күп, эшләргә кирәк.

Җәй көне шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яшәүчеләр атна диярлек сусыз утырганда, ризасызлык белдерүләр күп булган иде. Бу хакта район газетасында да язылды. Халык нык ачуланды ул чагында. Әлеге хәл киләсе елда да кабатланмасын өчен, шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә яңа скважиналар бораулау карары кабул ителде. Җәй көне шәһәрнең әлеге өлешен су белән тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Эш шунда, элекке вакытта, шәһәрнең ул өлешендә суүткәргеч торбалар үткәргәндә, “кулаклар” бистәсе “Иволга” шифаханәсе янында бетә иде. Шактый еллар дәвамында ул микрорайон үсте, суның басымы җитми башлады. Өстәмә өч скважина бораулау әлеге проблеманы хәл итәргә булышачак.

– Ә суның сыйфаты турында нәрсә әйтә аласыз? Пробалар еш алынамы?

– Су пробасы шәһәрне су белән тәэмин итүче насос станцияләреннән алына. Аны гигиена һәм эпидемиология үзәге сынау лабораториясе тикшерә. Лаборатор тикшеренүләр эчә торган суның микробиологик күрсәткечләр буенча таләпләргә тулысынча туры килүен күрсәтте. Химик күрсәткечләр буенча суның катылыгы нормадан артык. Бу суның җир астындагы чыганаклардан алынуы белән бәйле.

Бүгенге көндә су белән тәэмин итү системасын эшләтү белән бәйле проблемалар байтак. Предприятие, район, республика җитәкчелеге “Водоканал”ның тотрыклы эшләве өчен барлык чараларны да күрә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев