Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда чыршы базарлары эшли башлады

Баулыда чыршылар 13 мәйданчыкта сатыла. “Хезмәткә дан” хәбәрчесе, шуларның берсендә булып, сатучылар һәм сатып алучыларп белән аралашты.

Миләүшә Мөлекова чын чыршыга өстенлек бирә.

– Без чыршыны балалар белән сайлап алабыз һәм бергәләп бизибез, – ди ул. – чын чыршының исе генә ни тора!

– Традициягә тугры калып, ел саен чын чыршы куябыз, – ди Яна Мәхмүтова. – Чыршы исе ниндидер бер могҗизаны хәтерләтә. Чыршы куюны улыбыз бик сорый, чөнки чыршы төбендә бүләкләр күп була.

Гүзәл Нестерова ел саен чыршы белән сәүдә итә. Аның сүзләренә караганда, күпләр урман чибәркәен алырга балалары белән килә.

– Кешеләр чыршы куя, Яңа елга әзерләнә, – ди Гүзәл Нестерова. – Илдә эпидемиологик хәл бик үк яхшы булмаса да, кешеләр бәйрәмне көтә, Яңа елга чыршы кую традициясен онытып бетерми. Әти-әниләре белән чыршы алырга килгән балалар: “Чыршы төбендә бүләкләр булыр микән?” – диләр. Без 2-2,5 метрлы чыршылар сатабыз. Быел алар аеруча матурлар.

 Сәүдә мәйданчыкларында ассортимент зур. Бәяләре – 200-600 сум. /

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев