Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда берәү урам уртасында пычак белән янаган

Әлеге хәл Баулыда Салих Сәйдәшев урамындагы сәүдә комплексы янында булган.

Сәүдә үзәге янында бер исерек ир үзен тәртипсез тоткан. Яныннан үтеп баручы 32 яшьлек ир-ат аңа кисәтү ясаган. Ачуы килгән исерек гражданин, моңа җавап итеп, ир-атка пычак белән яный башлаган, дип хәбәр итә Росгвардиянең ТР идарәсе матбугат хезмәте.

Сәүдә үзәге хезмәткәрләре хәвеф-хәтәр турында сигнал бирүче кнопкага басканнар. Росгвардиялеләр тиз арада килеп җиткән, әмма пычак белән янган ир бу вакытка сәүдә үзәгеннән киткән булган.

Росгвардиялеләр әлеге ир-атны тиз арада тоткарлаган, полициягә илткәннәр. 48 ир-атка карата “Үтерү белән янау” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

https://www.tatar-inform.ru/news/2018/10/02/628663/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев