Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда башкалар эшен санга сукмыйлар

“Татнефтедор” җәмгыяте Баулы участогы шәһәр күп фатирлы йортлар ишегаллары юлларын ремонтлауны дәвам итә. Шул исәптән Куйбышев урамындагы 11нче һәм 13нче йортлар ишегалларында да. Биредә әле яңа бордюрлар гына куйганнар.

“Хезмәткә дан” газетасы корреспонденты Куйбышев урамындагы 11нче һәм 13нче йортлар ишегалларында булып, әлеге йортларда яшәүчеләр белән аралашты. Бер яктан, алар ишегалдына асфальт җәеләчәгенә сөенсә, икенче яктан, аларны канализация коеларының хәле борчуга сала.
– Ишегалдыбызга йөк машиналары керә, төзлеш материаллары китерә. Алар күптән түгел генә ремонтланган коелар өстеннән йөриләр, коеларны һәм алар янындагы бетон капламын җимерәләр, – дип, борчылып сөйләде 11нче йортта яшәүче Фәния Шәйхетдинова.
“Водоканал” предприятиесенең авария-диспетчерлык хезмәте хезмәткәрләре әйтүенчә, әлеге коеларны быелның май аенда ремонтлаганнар. Ягъни нибары ике ай элек. Ә бүгенге көндә исә берничә кое капкачсыз хәлдә, кайберләре бөтенләй җимерелгән. 13нче йорт ишегалды каршында кое булу-булмавын фаразларга гына кала: ул тулысынча җир астында калган. 
– Мин үзем пенсиягә чыкканчы юл хезмәтендә мастер булып эшләдем. Асфальт җәя торган оешма канализация коеларын асфальт капламы белән тигез итеп күтәртергә тиеш икәнлеген яхшы беләм, – ди хәзерге вакытта пенсиядәге Александр Закиров. – Аларны мондый хәлдә калдырсаң, аларга яңгыр суы тулачак, күлләвек хасил булачак. Кое капкачы асфальт капламы белән бер тигезлектә булырга тиеш.
Моңа кадәр язын һәм көзен әлеге ишегалларында йөрерлек булмаган. Кая карама, пычрак та су. Һәм боларның барысы да шәһәр үзәгендә.
– Ниһаять, ишегалларына ремонт ясалуы сөененчле хәл. Тик төзекләндерү белән шөгыльләнүче оешма, мөгаен, эшен килештереп башкарырга тиештер. Ә биредә “Водоканал” коеларны ремонтлады, ә юл хезмәте бригадасы аларны җимерде, – дип, борчылуын белдерде Фәния Шәйхетдинова.
Димәк, безнең шәһәрдә башкалар хезмәтен санга сукмыйлар, берәүләр ремонтлый, икенчеләре шуны ук җимерәме? Ябык әйләнә килеп чыга түгелме?
Әлеге хәлгә аңлатма бирүен үтенеп, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Равил Шәриповка мөрәҗәгать иттек. Ул, асфальт җәйгәндә коелар асфальт капламы белән бер тигезлектә итеп ремонтланачак, дип хәбәр итте.
Ләйсән ГАЛИМОВА
Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев