Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда балаларның җәйге ялы ничек оештырылган

Җәйге каникуллар – ял һәм күңел ачу, яңа тәэсирләр алу вакыты. Нәкъ менә җәй көне, өч айга дәреслекләрне, мәктәп формасын читкә куеп, җылы, кояшлы көннәрнең рәхәтлеген татып калырга, дуслар белән аралашырга була. Баулы районында 1 июньнән 11 белем бирү учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлады, шулай ук балалар өчен 2 шәһәр яны лагере дә ишекләрен ачты.

Агымдагы елның 1 июненнән шәһәр читендәге ике балалар лагере эшли башлады: “Ласточка” һәм “Иволга. Бу җәйдә “Ласточка”да – 130га якын, ә “Иволга”да 584 бала ял итәчәк.

Җәйге кампаниянең иң мөһим өлешләренең берсе – яшүсмерләрнең хезмәт мәшгульлеге. Бу максаттан белем бирү учреждениеләрендә хезмәт отрядлары оештырылган, быел бу ял төренә 500дән артык бала җәлеп ителәчәк.

Быелгы үзенчәлекләрнең берсе – юллама бәясенең яртысын кире кайтару, аны ата-аналарга дәүләт компенсацияли. Кешбэк программасы 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак һәм шәһәр читендәге стационар оешмаларга гына кагылачак.

 “Ласточка” балалар лагеренда 7-15 яшьлек балалар ял итәчәк. Биредә төрле юнәлештәге 4 смена оештырылган. Һәр сменада билгеле бер яшьтәге балалар ял итәчәк. Әйтик, беренче смена – иҗади смена 7-10 яшьлек балаларны кабул иткән. Икенчесендә – хәрби-патриотик сменада – 11-12 яшьлек балалар ял итәчәк. Өченчесе – лидерлык сменасы, аңа 13-15 яшьлек балалар бара, дүртенчесендә – спорт сменасында төрле яшьтәге балалар ял итәчәк.

Хәзерге вакытта лагерьда иҗади юнәлештәге смена эшли. Исеме үк әйтеп тора: вожатыйлар көн саен балалар өчен аларның иҗади потенциалларын үстерүгә ярдәм итүче төрле чаралар оештыра. Лагерьда шулай ук төрле түгәрәкләр эшли, бию һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр балалар арасында аеруча популяр.

Лагерьда Covid-19 профилактикасының барлык чаралары да үтәлгән. Быел балаларның әти-әниләренә һәм туганнарына лагерьга керү тыела, балалар алар белән телефон аша гына аралаша ала. Шулай ук вожатыйлар, үз сменалары вакытында лагерьдан читкә чыкмыйча, балалар белән бер бинада торачаклар. Лагерьда 25 хезмәткәрнең 17се коронавируска каршы прививка ясаткан, калганнары атна саен ПЦР-тест тапшыра.

Чараларны тәҗрибәле вожатыйлар да, студентлар да үткәрә. Мәсәлән, Алия Ибраева Лениногорск шәһәрендә педагог буларыга укый. Ул мәктәптә һәрвакыт активист булган, актив җәмәгать эшчәнлеге өчен хәтта балалар лагерена юллама белән дә бүләкләнгән. Анда кызга бик ошаган, ул бу атмосферага кабат чумарга карар иткән – вожатый сыйфатында.

Шулай ук “Иволга”балалар лагерында да балалар вакытларын сәламәтлек өчен файдалы һәм күңелле итеп уздыралар. Биредә беренче сменада 149 бала ял итә. Алты отрядка алты вожатый  беркетелгән. Балалар өчен аларның иҗади потенциалын тормышка ашырырга ярдәм итүче төрле чаралар оештырыла. Моннан тыш, балалар карамагында заманча балалар мәйданчыклары, уеннар өчен заллар, бассейн, җәйге эстрада да бар. Кыскасы, көч, сәламәтлек җыярга, уңай эмоцияләр алырга һәм җәйге ялны онытылмаслык итеп үткәрергә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Фото: /pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев