Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулыда балалар имгәнү очраклары арта

Каникуллар вакытында, балалар, нигездә, уен мәйданчыкларында имгәнә.

Җәйге каникуллар чорында балалар үз ирекләренә чыга, аларны контрольдә тоту кими. Чөнки ата-аналар эшләүләрен дәвам итәләр һәм кайчакта балаларына тулысынча күз-колак була алмыйлар.

Кайвакыт балалар чиктән тыш активлашып китә, ә бу аларның тән җәрәхәтләре алуына китерергә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы бүлеге хәбәр иткәнчә, агымдагы елның июнь башыннан Баулы балалары арасында имгәнүләр саны арткан. Район үзәк хастаханәсендә атна саен шәһәрнең балалар мәйданчыкларында имгәнгән балаларның әти-әниләреннән ике-өч мөрәҗәгать теркәлеп бара.

Баулыларны балаларын контрольдә тотуны көчәйтергә һәм балаларга роликларда, велосипедларда йөргәндә куркынычсызлык чаралары турында мәгълүмат бирергә киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев