Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы юкәләре хуш-ис бөрки

Баулы урамнары буйлап барганда, күпләр юкә агачларына карап хозурлана торгандыр, мөгаен. Юкәләр, кыйммәтле хушбуй исен хәтерләткән ис таратып, чәчәк атып утыралар. Аларның хуш исләре башларны әйләндерерлек.

Шау чәчәккә күмелгән юкә агачларын күргәч, күпләргә таныш “Уфа юкәләре” җыры күңелгә килә. Безнең Баулыбыз да Уфадан һич кенә дә ким түгел, биредә дә урамнарны бизәп күпләп юкә агачлары тезелгән.

Элек-электән юкә чәчәген салкын тигәндә дәвалану өчен кулланганнар. Юкә чәчәген коры көннәрдә җыярга кирәк, диләр белгечләр. Аларны күләгә урында киптерәләр, чөнки кояшта киптерсәң, алар шифалы үзлекләрен югалталар.

“Мин үзем Җиңү һәм Хезмәт даны паркында  йөрергә яратам, – ди Гөлнара Нәбиуллина. – Бүгенге көндә анда искиткеч матур һәм тыныч, ул гына да түгел, парк буйлап тезелеп утырган юкә агачларыннан хуш-ис бөркелә. Бал кортлары да, мәш килеп, юкә чәчәгеннән бал җыя. Юкә балы иң файдалы, иң тәмле балларның берсе булып санала. Юкә чәчәген җыеп, кышкылыкка дәвалану өчен дә кулланам”.

“Юкә чәчәген я кич, я иртәнге якка җыярга тырышабыз, – ди Миңнегөл Кашапова. – Ул бик файдалы, тәм өчен чәйгә салып та эчәбез. Мунчада чабынырга дип, юкә агачы ботакларын каен себеркесе арасына да кушып җибәрәбез. Юкәдән аерым себеркеләр дә ясаган бар”.

Файдалы чәчәкне җыеп, киптерергә ашыгыгыз!

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев