Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы юбиляры Миннефәхирә апа: “Ачлык заманын искә дә төшерәсе килми”

Бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен Исергәп авылында яшәүче Миннефәхирә Ибатова каршы алды.

Миннефәхирә апа улы Илгиз, килене Фәйрүзә тәрбиясендә гомер көзләреннән атлый. 90 яшьлек олуг юбилеен иң якыннары арасында уздыра ул. 90 ел гомер...Артка борылып карасаң күпме еллар үткән, күпме сулар аккан. Ә бит шул елларда шатлыгы да, кайгысы да урап узмаган. Бөек Ватан сугышы афәте илебезне яулап алганда Миннефәхирә апа үсмер кыз була.

–Ачлык заманнар булды, ашарга юк иде, балтырган, кәлҗемә белән тукландык, – дип хәтерли юбиляр. – Шул ачлык үзәккә үтеп калган. Ул елларда без балалар бик нык чирләдек. Ике абыем шул ачлыктан үлде.Эштән куркып тормадык, төрле эшләр башкарырга туры килде. Урман да кистем, атлар да карадым, көрәк беләнтраншея да казыдым. Ашарга юк, басудан арыш уып ашый идек. Баулы тавыннан таш шартлаталар иде, ә без шуны җиде-сигез машинага төяп җибәрә идек. Сигез кызга шофёрлар,үзләренә бармы юкмы, бер буханка ипи бирәләр иде. Хәлләр кереп китә идешул чак. Хәзер тормыш рәхәт, кадерен белергә кирәк. Балалар мине бик яхшы тәрбияли, үзләренә кайтсын шул хөрмәт. 

Миннефәхирә апа тормыш иптәше Карибулла белән өч бала тәрбияләп устергәннәр, әлеге көндә юбиляр биш оныгы, алты оныкчыгы хөрмәтен тоеп яши. 

Хезмәт ветеранын тәбрик итәргә Баулы районы  башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Исергәп авыл советы җитәкчесе Айдар Әгълиуллин килгән иде. Алар Миннефәхирә апага Россия президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Миннефәхирә апа үзен искә алып килгәннәре өчен рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп озатып калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев