Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы юбиляры: “Балаларым оҗмахта яшәтә”

Яңа Чүте авылында гомер кичерүче тыл ветераны Миңнеҗәннәт Солтанова үзенең олуг юбилей бәйрәмен билгеләп узды.

Еллар йөзләренә буразналар салса да күңеле көр, кәефләре күтәренке Миннеҗәннәт апаның. Аңа аз да түгел күп тә тугел 95 яшь тулды. Тәмле ризык исләре, тулы табыннар, гөр килеп торган балалар, оныклар, авылдашлар болар барысы да ямьле юбилейның матур бер мизгеле. Миннеҗәннәт апа килгән һәркемне якты йөзе, матур теләкләре белән каршы алды. Җырларга яраткан юбиляр без булган арада берничә җыр да җырлап алырга өлгерде, баксаң Миңнеҗәннәт апа яшьлегеннән җырларга яраткан.

Тумышы белән Миңнеҗәннәт апа Татар Кандызы авылыннан, балачактан ятимлек, нужа күреп үсәргә туры килә аңа. Кечкенә иңнәренә бертуган апайларын карау, төрледән-төрле эшләр башкару төшә.

- Бәләкәй арба белән Бөгелмәдән орлык ташыдык, – ди Миңнеҗәннәт апа. – Кырга чыгып шуларны кул белән чәчә идек. Үгезләр белән сабан сөрдек, ул үгезләр арып егылалар иде. Муеннарыннан кочаклап, елый-елый үгезләрне торгыза идек. Без күргәннәрне беркемгә дә күререгә язмасын.

Яшьлеге күкрәп чәчәк аткан мәлдә Салих авылы егетенә кияүгә чыга, аның белән берникадәр яшәп калганнан соң, ул дөнья куя. Икенче тапкыр тормышка 62 яшендә, дүрт олы баласы булган Яңа Чүте кешесенә  кияүгә чыга. Тик аның белән дә бер ел гына яшәп калалар, әлеге ире дә үлеп китә. Миннеҗәннәт апа балаларны ташламый, гаиләдә кала.

– Балаларга рәхмәтлемен, – ди Миңнеҗәннәт апа. – Бүгенге көндә оҗмахта яшим.

– Безнең әнинең безгә күрсәткән игелекләрен сөйләп бетерерлек түгел, барысы өчен дә рәхмәт аңа, – ди юбилярның кызы Гөлчәчәк Шәйдуллина. – Исән генә була күрсен, без аны бик хөрмәт итәбез һәм яратабыз.

Миңнеҗәннәт апаны котларга шәһәр башкарама комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, Салих авылы җирлеге сәркәтибе Чәчкә Бәдриева килгән иде. Алар юбилярга президентыбыз Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев