Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы яшьләре җәйне эшләп үткәрә

Россия Федерациясе Хезмәт кодексы нигезендә, яшүсмерләргә 16 яшьтән эшләргә рөхсәт ителә. Әмма монда искәрмәләр бар – 12 яшькә җиткән мәктәп укучылары җәйге каникуллар чорында эшкә чыгарга мөмкин. Әлбәттә, алар сайлаган эшнең билгеле бер критерийларга туры килүе зарур.

Ел саен Баулы яшүсмерләре, мөстәкыйльлек күрсәтеп, җәй көне эшкә урнаша. Бүгенге көндә шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсендә 18 егет һәм кыз эшли.

Ислам Сафиуллин быел сигезенче сыйныфны тәмамлаган һәм, бераз гына булса да кесә акчасы эшләү максатыннан, бу җәйне беренче тапкыр эшләп карарга булган.

– Эшкә беренче тапкыр чыктым, эшләве кыен түгел, барысы да ошый, – ди укучы. – Хезмәт хакына нәрсә алырга икәнен әле төптән уйламадым, әмма, мөгаен, үземә телефон алырмын.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, балаларны авыр физик яки мораль эшкә алырга ярамый. Балигъ булмаганнарны куркыныч хезмәт шартларында, төнлә, бәйрәм вакытында һәм ял көннәрендә эшләтү тыела. Шулай ук аларны спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотик матдәләр, токсик препаратлар сату һәм башкалар белән эшләүгә җәлеп итү тыела. Яшүсмерләргә уен, клуб бизнесында, вахта ысулы белән һәм командировкалы эштә эшләргә рөхсәт ителми.

Баулыда балалар, нигездә, урамнарны җыештыру белән мәшгуль. Малайлар урамда эшләгәндә, кызлар теплицада мәш килә. Кызлар шулай ук клумбаларда чүп утау, чәчәкләргә су сибү кебек эшләрне дә башкаралар.

Яшүсмерләр төзекләндерү хезмәткәрләре күзәтүе астында эшлиләр. Балалар себерә, чүп үләннәрен йолкый, ә җыелган чүп-чарны җыештыру – бу предприятиенең өлкән хезмәткәрләре эше. Укучылар җыйган чүпне алар, тракторга төяп, полигонга чыгаралар.

– Җәйге сезонда, июньнән августка кадәр, 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар безнең оешмага эшкә киләләр, – ди шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе мастеры Зөлфия Абдуллина. – Кайберәүләр көненә дүрт сәгать – иртәнге җидедән көндезге унбергә кадәр эшли. Бишәр-җидешәр сәгать эшләгәннәре дә бар. Өлкәнрәк, унҗиде яшьлек балалар, көненә җиде сәгать эшлиләр.

Яшь хезмәтчәннәр җәйге чорда 10 меңнән 12 мең сумга кадәр акча эшли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев