Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы яшьләре конкурста катнаша ала

“Коррупциягә каршы бергәләп” коррупциягә каршы социаль реклама яшьләр конкурсы старт ала.

РФ генераль  прокуратурасы татарстанлыларны “Коррупциягә каршы бергәләп” социаль реклама яшьләр конкурсында катнашырга чакыра. Конкурс коррупциягә каршы чараларны популярлаштыру, шулай ук җәмгыятьтә әлеге социаль күренешкә тискәре мөнәсәбәтне үстерү максатыннан үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен, “Коррупциягә каршы бергәләп” темасына плакатлар һәм видеороликлар форматында коррупциягә каршы социаль реклама әзерләргә һәм аны http://www.anticorruption.life/ рәсми порталында теркәргә кирәк.

Конкурс "Иң яхшы плакат" һәм "Иң яхшы видеоролик" номинацияләрендә уздырыла. Анда 14-35 яшьлек кешеләр катнаша ала. Эшләр 2019 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр кабул ителә.

Бүләкләү тантанасы, Халыкара коррупция белән көрәш көненә багышлап, декабрь аенда үткәреләчәк. Җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев