Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы яшь гвардиячеләре күренекле татар шагыйре Сирин Батыршинның каберен чистарттылар

«Патриотизм гамәлдә» бөтенроссия акциясе кысаларында «Молодая Гвардия Единой России» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Баулы бүлекчәсе активистлары күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышында катнашкан Сирин Батыршинның каберен чуп-чардан арындырдылар.

Сәйрин Хәниф улы Батыршин 1896 елның 14 декабрендә Казан губернасының Кәрәкәшле авылында Мөхәммәтханиф Батыршин гаиләсендә туа.

1920-нче еллар ахыры - 1930 нчы еллар башы - Сирин иҗатының чәчәк атуы чоры, ул көчле әсәрләр авторы буларак таныла. Аның сүзләренә җырлар языла, шигырьләр җыентыклары бастырыла, ул иң талантлы яшь шагыйрьләрнең берсе буларак танылу ала.

Бөек Ватан сугышында катнаша, берничә тапкыр яралана. Сугыштан соңгы елларда аз иҗат итә. Озакка сузылган авырудан соң 1969 елның 23 ноябрендә вафат була, Баулы зиратында җирләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев