Баулы яшь армиячеләре елга йомгак ясадылар һәм киләчәккә планнар билгеләделәр
Баулы районының яшь армия хәрәкәте координаторларының җыеннары башланды.
Очрашу 5нче мәктәп базасында уза. Программа ике көнгә исәпләнгән. Җыелышта катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина сәламләде. Ул яшь буынны тәрбияләүдә яшь армия хәрәкәтенең мөһимлеген билгеләп үтте, координаторларга аларның кирәкле хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Автор фотосурәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев