Баулы ветеранын юбилей белән котладылар
Хәнсевәр авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Саматов Наил Самат улы бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән.
Хезмәт ветераны 50 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән.
Тормыш иптәше белән бергә дүрт лаеклы бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар хәзер Наил Саматовичның төп таянычы. Аның шулай ук 5 оныгы, 12 оныкчыгы бар.
Юбилярны тормыш бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары И.И.Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы З.С.Галләметдинов котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев