Баулы ветераны юбилеен билгеләп узды
Хезмәт ветераны 40 елдан артык үзәк район хастаханәсендә санитарка булып эшли.
Ире Балтабәк белән дүрт бала үстергәннәр, хәзер Миңнерәшидә Тимербаевна үзенең 10 оныгына һәм 11 оныкчыгына сөенеп яши.
Ветеран юбилее уңаеннан иң якын кешеләреннән котлаулар кабул итте.
Баулы муниципаль районы башлыгының Котлау хатын юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина тапшырды.
Миңнерәшидә Тимербай кызы барлык кунакларны җылы каршы алды һәм котлаулары, бүләкләре өчен рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев