Баулы урманнарында янгын куркынычы зур
Коры һәм эссе һава шартларына бәйле рәвештә урманнарда янгын куркынычы зур.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, урманнарга якын җирләрдә җирдән файдаланучылар территорияне урманнан 10 метр ераклыкта коры үләннән, чүп-чардан һәм башка янучан материаллардан чистартырга яки киңлеге 1,4 метрдан ким булмаган минераллаштырылган полоса үткәрергә тиеш. Янгын куркынычы зур булганда, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен төгәл үтәргә кирәк, учак ягу тыела. Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гаеплеләр РФ КоАП 8.32 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартыла.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев