Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укытучыларына ноутбуклар бүләк иттеләр

Чираттагы аппарат киңәшмәсендә район мәктәпләренә ноутбук тапшыру тантанасы үтте. Укытучыларга бу бүләкне “Ак Барс” Банк ясады. Чара Татарстан республикасында цифрлаштыру елы кысаларында узды.

“Ак Барс” Банк республика мәктәпләренә барлыгы 12 мең ноутбук тапшырачак. Баулы районында ноутбукны 212 укытучы алачак.

– “Ак Барс” Банк Татарстанның цифрлаштыру министрлыгы, мәгариф министрлыгы һәм ICL компаниясе ярдәмендә искергән техника урынына яңа ноутбуклар бирә, – дип сөйләде “Ак Барс” Банкның “Баулы №1” офисы җитәкчесе Лилия Мартынова. – Безнең банк өчен хәйриячелек һәм икътисадның төрле өлкәләренә спонсорлык ярдәме социаль җаваплылык сәясәтенең бер өлеше булып тора.

Барлык ноутбуклар да Татарстанда, ICL компаниясе тарафыннан җитештерелгән. Алар илебездә эшләнелгән офис программалары белән тәэмин ителгән. Офис пакетлары чит ил программаларының аналоглары булып тора.

Район педагоглары бүләктән бик канәгать калдылар. Баулының 6нчы мәктәбе дә яңа ноутбуклы булды.

– Яңа ноутбуклар балаларның белемен арттыру өстендә нәтиҗәлерәк эшләргә ярдәм итәчәк. Яңа IT-белгечләр һәм компетентлы гражданнар әзерләячәкбез, – дип сөйләде 6нчы мәктәп директоры Татьяна Малахова.

Реклама хокукында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев