Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары өчен мәгълүмати профилактик әңгәмә узды

Баулы шәһәр мәктәпләре укучылары өчен “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” бөтенроссия антинаркотик акциясе кысаларында, Баулы Үзәк район хастаханәсенең клиник психологы Лилия Гайсина катнашында “Психоп матдәләр куллануны профилактикалау” дигән темага мәгълүмати профилактик әңгәмә узды.

Укучылар белән наркотик чаралар куллануның зарары һәм нәтиҗәләре турында сөйләштеләр. Чара барышында укучыларга «Пропасть» социаль видеоролигы күрсәтелде, шулай ук «Нарко-стоп» тематик листовкалары таратылды.

Баулы районында 2020 елның 19 октябреннән 30 октябренә кадәр «Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит» бөтенроссия акциясенең икенче этабы уза.

Баулыда “кайнар линия” – 8 (85569) 5-13-35 телефоны эшли, аның буенча Баулы районы һәм Баулы шәһәре халкыннан наркотик чаралар, наркотиклар куллану фактлары турында шалтыратулар кабул ителә, шулай ук көн саен 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр авыруларны дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев