Баулы тәрбиячеләре эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар
9нчы санлы "Аленка" балалар бакчасында балаларны дәүләт телләренә өйрәтү буенча тәрбиячеләр һәм татар төркемнәре тәрбиячеләре семинары узды.
"Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында"гы закон кысаларында балаларда татар милли мәдәнияте аша әхлак нигезләре тәрбияләү" дип исемләнгән семинарда Баулы шәһәренең балалар бакчалары тәрбиячеләре, шулай ук чакырылган кунаклар – мәгариф системасы ветераннары, Бөтендөнья татар конгрессының Баулы бүлекчәсе вәкилләре катнашты.
Кунакларны сәламләп, "Аленка" балалар бакчасы мөдире Регина Зверева семинарның төп максаты – балаларны милли мәдәнияткә җәлеп итү, туган телгә, шулай ук безнең төбәктә яшәүче башка халыкларның телләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү эшендә тәҗрибә уртаклашу икәнлеген билгеләп үтте.
Семинар кысаларында "Аленка" балалар бакчасы тәрбиячеләре Р. Сөнгатуллина, А. Рамазанова һәм музыка җитәкчесе Г. Фатыйхова җитәкчелегендә өлкән төркем балалары "Капка төбендә" мини-спектаклен күрсәттеләр, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр.
Тәрбияче Р. Төхбәтуллина "Идел буе халыклары костюмында яулык" дигән темага мастер-класс үткәрде, ә аның хезмәттәше – өлкән тәрбияче А. Дәүләтова рус телле педагоглар белән татар телен белү буенча викторина уздырды.
"Бәләкәч" балалар бакчасы тәрбиячесе Л.Фәтхуллина һәм "Кызылъяр" балалар бакчасы тәрбиячесе Г. Нуретдинова балаларны халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Семинар ахырында фикер алышу булды. Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе вәкилләре Фәридә Зыярова, Рәзинә Шараева, район мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем бирү буенча методисты Айгөл Хаҗиәхмәтова, тәрбиячеләрнең дәүләт телләрен өйрәтү буенча КМО җитәкчесе Люзия Габдрәфикова тәрбиячеләр эшен уңай бәяләделәр, аларның иҗади якын килүләрен билгеләп үтте. Алар "Аленка" балалар бакчасы җитәкчелегенә һәм коллективына кунакчыл кабул итүләре, югары нәтиҗәгә омтылуы өчен рәхмәт белдерделәр.
Чыганак: http://bavly.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1679117.htm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев