Баулы техникасы кышкы бураннарга әзер
Быел кышта шәһәр юлларына кар белән көрәшкә 20 берәмлек техника чыгачак. Барлык махсус техника яхшы хәлдә һәм салкын чорда эшләргә әзер.
Баулы төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе карамагында кыш көне юлларны карап тору өчен җаваплы төрле техникалар бар: КамАЗлар, тракторлар, кар төягеч техника, грейдерлар һәм башка юл машиналары. Кыш көне урамнарны кардан арындыруга әлеге махсус техника җәлеп ителәчәк. Сүз уңаеннан, быел предприятие яңа техника белән тулыланган – дүрт катнаш юл машиналары кайтартылган.
– Ел саен кышкы сезон башланыр алдыннан, дәүләт техника күзәтчелеге техникаларның техник торышын тикшерә. Техникаларның әзерлеген учредительләр дә карый. Хәзерге вакытта техникалар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән һәм төзек хәлдә, – дип билгеләп үтте шәһәр төзекләндерү идарәсе директоры Марсель Даутов.
Предприятие 135 чакрым юлга хезмәт күрсәтә. Көчле кар яуганда эшләү җиңел түгел – андый вакытларда юлларны берөзлексез чистартып торырга кирәк – техник абелән дә, алты кешедән торучы юл бригадасы белән дә.
– Эш кышкы график буенча алып барыла, кар һәм буран булганда, техника иртәнге сәгать өчтә чыга, дежурлык оештырыла. Без юлларны кардан арындырып кына калмыйбыз, ә урамнар, парк һәм тукталышлардан карны алып та китәбез, – дип сөйләде шәһӘр төзекләндерү идарәсе баш инженеры Альберт Хәбипов.
Предприятие бозлавыкка каршы җитәрлек күләмдә ком-тоз катнашмасы әзерләгән – бер сезонга 600 тоннадан артык шундый реагент кирәк. Бүгенге көндә төп проблема кадрлар җитмәү белән бәйле. Кышкы юлларны тәртиптә тоту өчен, махсус техникага машина йөртүчеләр, шулай ук юл бригадасына теләсә нинди һава шартларында эшләргә әзер булган эшчеләр кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев