Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы тавыкларын кем урлый?

Районда төлкеләр йорт кошларына һөҗүм итү очраклары артты. Урман тирәсендәге авылларда яшәүчеләр аеруча интегә. Моның ачык мисалы – Потап-Томбарлы авылы, биредә һәр хуҗалык төлкеләр һөҗүменә дучар булган.

Төлкеләр саны артмады
Халыкта төлке турында әкиятләр, риваятьләр таралу юкка түгел. Төлке чыннан да бик хәйләкәр җәнлек, ул һәр адымын уйлап эш итә кебек. Соңгы елларда алар авыл кош-кортын бик үз итә башлаганнар.

Алар бернәрсәдән дә курыкмыйлар, – ди Потап-Томбарлы авылында яшәүче Галина Груздева. – Биш ел элек ишегалларында хуҗа булып йөрүче төлкеләрне бармак белән генә санарлык иде, ә соңгы елларда бөтенләй оятларын югалттылар. Күршемнең бөтен тавыкларын диярлек юкка чыгардылар, нибары берәү калган.

Бервакыт төлке күрше тавыкларын куганын үзем күрдем. Минем кычкыруымны уйлап та бирмәде, кош-корт аулавын дәвам итте, – дип сөйләде Потап-Томбарлы мәктәбе директоры Светлана Козлова.

Потап-Томбарлы авылында 300дән артык хуҗалык бар, аларның барысы да төлкеләр һөҗүменә дучар булган.

Төлкеләр хуҗа булып йөри торган авыл районда бер Потап-Томбарлы гына түгел. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча сакланыла торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район бүлеге җитәкчесе Азат Минәҗев сүзләренә караганда, авыл халкыннан бу уңайдан заявкалар гел булып тора, тик бу төлкеләр саны арту белән бәйле түгел. Киресенчә, аларның саны елдан-ел кими бара. 2018 елда гына да аучылар 200дән артык төлке аткан. Баулы районында төлкеләрнең санын көйләү өчен махсус ике бригада булдырылган. Бүгенге көндә 238 аучы төлке аулауга рөхсәт алган. Төлкеләрнең ни өчен нәкъ менә торак пунктларда күбрәк күренә башлавының сәбәбе күп. Беренчесе – шәхси хуҗалыкларда кош-кортны эләктерү җайлы. Икенчесе – аучылар төлкеләрне кырларда гына аулый, төлкеләр исә торак йортларга таба кача. Анда куркынычсызрак. Аучыларның торак пунктларда төлкеләр ауларга хокуклары юк. Кешеләргә куркыныч янаганда гына аулау рөхсәт ителә.

Район авылларына төлкеләр һөҗүме балаларын ашаткан чорда арта. Төлке баласына ризык табу өчен иң тиз ысулларны куллана. Караучысыз калдырылган йорт кош-кортын тоту – төлкеләр өчен ризык табуның иң җиңел юлы.

Кулга ияләштерелгәннәр өчен без җаваплы
Төлкеләрдән сакланыр өчен, абзар-кура тирәсен чисталыкта тоту мөһим: буш әрҗәләрне, такталарны, узган елдан калган яфрак-үләннәрне алып кую зарур. Төлкеләр алар астында рәхәтләнеп качып ятарга мөмкин. Тавык абзарындагы бөтен тишекләрне ямарга, вентиляция тишегенә металл сетка куярга кирәк.

Төлкеләргә бетон фундаментка ясалган биек койма яки ярты метр җир астында калдырылган металл сеткадан ясалган койма да киртә була ала.

Һәм иң мөһиме – территориягә биологик калдыкларны ташламау. Төлкеләрне балык исе аеруча җәлеп итә: бакчагызга балык кылчыклары ташласагыз, төлкенең кунакка килүен көт тә тор.

Төлкеләрне, һичшиксез, биздерергә кирәк. Ул кош-корт өчен генә түгел, ә кешегә дә куркыныч тудыра, төлкедән котыру авыруы йогарга мөмкин. Авыру төлкенең хәтта кешегә дә ташлануы ихтимал, тешләсә, үлем куркынычы янарга мөмкин. Дөрес, соңгы өч елда Баулы районында котыру авыруы йогу очрагы теркәлмәгән. Котыру авыруына каршы махсус профилактик эшләр алып барылуы да йогынты ясамый калмагандыр: ел саен Баулы районына котыру авыруыннан 22 мең вакцина кайтарыла.

Төлкеләрнең торак пунктлар янына ияләшүенә кайчагында кешеләр үзләре дә йогынты ясарга мөмкин, – ди Азат Минәҗев. – Кайберәүләр табигать кочагында  ял иткәндә төлкеләрне ашата. Сүз дә юк, бу мавыктыгыч, ләкин шул рәвешле төлкеләр кешеләргә ияләшә. Яңадан ризык эзләп, авылларга баруына аптырыйсы юк. Кулга ияләштерелгәннәр өчен без үзебез җаваплы.

Баулы районы авылларында төлке очрату гадәти күренешкә әверелеп баруы турында былтыр октябрьдә язган идек http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/bauly-rayonynda-avyl-irlege-bashlygy-belm-min-ul-tlkene

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев