Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы шәһәре паркында агачлар язмышы

“Баулы-информ” редакциясенә Энгельс урамында яшәүче баулылы Әлфия Мәҗитовадан мөрәҗәгать килде. Ул Җиңү һәм Хезмәт даны паркында төзелә торган яңа бина янында үсә торган ике агач турында яза (Гоголь урамы, 22 йорт каршында). Шәһәрдәге яшеллеккә битараф булмаган ханымны шәһәрлеләрнең яраткан ял итү урынында бина диварларына якын ук урнашып үскән агачлар язмышы борчый.

Безнең укучыбызның мөрәҗәгате:

“Баулынефть” идарәсе каршында яңа бина төзелә. Бүгенге көндә анда әлегә ике агач бар. Аларны әлегә нигәдер архитекторлар, проектлаучылар, төзүчеләр калдырганнар. Нигә? Нинди максат белән? Киләчәктә акрын гына корырга дучар булган агачларның “матурлыгы” нәрсәдә? Чыршылар үскән туфрак цемент катнашмасы белән тигезләнгән: тамырлар суламый, аларга яңгыр эләкми, ә агачлар үскән почмак үзе –  чүп савыты ролен үти. Башта ук төптән кисеп алсалар яхшы булыр иде, бер матурлыгы да булмаган лабиринтлар төзүдән агачларга да, кешеләргә дә файда юк. Бәлки экологлар агачларны коткарыр?

Ә.С.Мәҗитова”

 

“Баулы-информ” редакциясе бу мәсьәләгә ачыклык кертү буенча Татарстан Республикасының “Баулы шәһәре” муниципаль берәмлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать белән чыкты. Без түбәндәге җавапны алдык:

“Җиңү һәм Хезмәт даны паркындагы яңа бина янында үсә торган агачлар мәсьәләсе буенча “Хезмәткә дан” газетасы редакциясенә Ә.Мәҗитовадан килгән хатны карап, түбәндәгеләрне хәбәр итәбез: Җиңү һәм Хезмәт даны паркында төзелә торган бина проектын төзегәндә барлык нормалар һәм таләпләр исәпкә алынды.

Агачларны саклау максатыннан, төзелеш барышында аларны урап узу турында карар кабул ителде.

Агачларның тамыр системасы бозылмаган һәм халык өчен бернинди куркыныч тудырмый».

Фото: Мария Кандаурова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X