Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында юбилярны хөрмәтләделәр

Баулы районының тагын бер яшьтәше, Кызылъяр авылында гомер итүче тыл һәм хезмәт ветераны Шамил Дәүләтшин үзенең 90 яшен билгеләп узды. Юбилярны балалары, якыннары тәбрикләде, әлеге матур котлауларга район җитәкчелеге дә кушылды.

Хезмәт сөючән, ярдәмчел, тырыш, тыйнак Шамил Дәүләтшинның тормыш юлы күпләргә үрнәк булырдай. Аның балачагы, үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән. Мәктәптә белем алу урынына бик иртә  хезмәткә җигелгән – җир сөргән, мал караган, көлтә ташыган. Хәрби комиссариат юлламасы белән 16 яшендә Украинаның Сталинское шәһәренә китеп, шахтада күмер төягән.

Читтә йөреп кайтканнан соң туган авылында колхоз фермасында төрле эшләрдә эшләгән. Ул елларда колхозда терлек саны бик күп булган – аларны караудан тыш, терлек азыгын да әзерләгәннәр. Әле лаеклы ялга чыкканнан соң да 80 яшенә кадәр Шамил Төхвәтуллиновичны “Кызылъяр” хуҗалыгына бик еш ярдәм итәргә чакырганнар. Юбиляр хезмәте өчен күпсанлы рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 

Кызылъяр кызы Зинфирә белән алар матур гаилә корганнар, берсеннән-берсе уңган-булган биш кыз үстергәннәр. 67 ел бергә гомер кичергән Дәүләтшиннар – туган авылларының үрнәк гаиләләренең берсе. Бүгенге көндә балаларының хөрмәтендә, 11 онык, 15 оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Үзләренең җылы теләкләрен  Шамил Төхвәтуллиновичка бу көнне Баулы муниципаль район башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Кызылъяр авылы җирлеге башлыгы Эльвира Сафина да җиткерделәр. Район башлыгы юбилярга илебез президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Ул шулай ук тагын бер бүләк алып килгән иде – Зинфирә һәм Шамил Дәүләтшиннарның икесенең күкрәкләренә дә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлекле медальләр такты.

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев