Баулы районында сайлаучылар яхшы активлык күрсәтә
Шалты авылының мәдәният йортында урнашкан 1050нче сайлау участогында сайлауларда 372 кеше тавыш бирәчәк.
Шалтылар алдан сайлауларда зур активлык күрсәтәләр, 220 кеше үзләренең тавышын биргән инде. Үзләренең сайлау участокларына кеше килүдән көне буе туктап тормый.
- Зур эшләр бетте инде, бәрәңгеләрен күп кеше алып бетерде, - ди сайлау учатогы рәисе Ренат Канипов. – Халык активлык күрсәтә, сайлаулар яхшы гына, тыныч кына үтә.
Участокта барлык санитар таләпләрне дә үтиләр - сайлучыларның температураларын үлчиләр, кулларын дезинфекциялиләр, маска, перчатка һәм ручка бирәләр.
Лаеклы ялда булган Гөлфия Тәһәвиева бер генә сайлудан да калмый, үзе килеп тавыш бирә.
- Киләбез, калмыйбыз, президентыбыз безнең өчен яхшы эшләр башкарыр, тормышыбыз тагын да уңайланыр дип өметләнеп сайлыйбыз, - диде ул.
Шалты авылында өлкән яшьтәге кешеләр күп, шуңа да 100 кеше өйдә тавыш бирергә теләк белдергән, аларга сайлау участогы әгъзалары төштән соң барачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев