Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында иҗади конкурс тәмамланды

Якташыбыз, Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның Кызылъярдагы музей-йорты ачылуга 10 ел тулу уңаеннан игълан ителгән иҗади конкурс төгәлләнде.

Якташыбыз Фәнис Яруллин әсәрләрен, аның үзен сурәтләгән рәсемнәр, кул эшләре конкурсы 1 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Жюри әгъзаларына берсеннән-берсе матур, зәвык белән ясалган рәсемнәрне, кул эшләренә бәя бирү жинелләрдән булмагандыр, мөгаен. Конкурста дүрт яшьтән унөч яшькә кадәрге 73 бала катнашкан. Жюри эшләрне ике номинация буенча бәяләргә уйлаган булса да, соңрак өченче номинация дә кертелгән.

– Эчтәлекле, күңел биреп эшләнгән эшләр күп, – ди жюри рәисе Рәмзия Әхмәтҗанова. – Әти-әниләре белән эшләгәннәре дә бар, шуңа күрә безгә тагын бер номинация өстәргә туры килде, ул – “Әти-әниләр белән бергә эшләнгән эшләр” номинациясе.

– Балаларның музей эше, Фәнис Яруллин иҗаты белән кызыксынуы сөендерә, – ди жюри әгъзасы Айназ Дәүләтова. – Укытучылар, тәрбиячеләр, әти-әниләр, күп көч куеп, балалар белән бергә иҗат иткәннәр. Киләчәктә дә балалар күбрәк китап укысын, татар язучылары, якташыбыз Фәнис Яруллинның иҗатын белеп, яратып үссеннәр иде.

Балалар куллары белән ясалган һәр иҗат җимеше – затлы иҗат. Искиткеч, күз явын алырлык эшләр игътибарга лаек, аларның зур теләк белән башкарылганы күренеп тора.

Бәйге нәтиҗәләре тиздән игълан ителәчәк.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев