Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы ЗАГСында 14 туу турында акт теркәлгән

Баулы районы ЗАГСы июль аенда 14 туу турында акт теркәгән. Туган балаларның 7се – малайлар, 7се – кызлар. 4 бала гаиләдә беренче булып, 3е – икенче, 5се – өченче, 2се – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур  мәгънәле исемнәр кушалар. Мәсәлән, июль  аенда Алмаз, Арсений, Арслан, Виген, Елисей, Халид, Эмир, Алина, Алевтина, Дарина, Индира, Кира, Самина, Серафима дигән  исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага 25 яшь һәм иң яшь әтигә  26 яшь,  иң өлкән анага 36 һәм  иң өлкән әтигә  39 яшь.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС 22 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгән.  Иң яшь каләшкә 18, ә иң яшь кияүгә 20 яшь, иң олы кияүгә – 56, ә кәләшкә – 53 яшь.

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X