Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы Татар Кандызы мәктәбе укытучысы республика грантына лаек булган

Район һәм шәһәр мәктәпләре, укытучылар, төрле конкурсларда катнашып, грантлар отулары хакында хәбәрдарбыз. Татар Кандызы авылы укытучылары да бу өлкәдә активлык күрсәтә.

Татар Кандызы авылы мәктәбенең тарих укытучысы Роза Әхмәтҗанова туган телләрне саклауга юнәлдерелгән проектның республика грантына лаек булган.

“Май аенда мәктәбебез өч проект өстендә эшләде, – ди укыту эшләре буенча директор урынбасары Раушания Халиуллина. – Конкурс мәктәпләр, аерым укытучылар арасында булды. “Туган телдә данлап яшик туган җирне” дигән проектта җиңү яулауга ирештек. Ул проектны тарих укытучыбыз Роза Әхмәтҗанова эшләде”.

Роза Гамир кызы Әхмәтҗанова мәктәптә 35 елга якын хезмәт куя.  17 ел тарих һәм җәмгыять белеме укыта.

“Туган як тарихын өйрәнү белән күптәннән шөгыльләнәм, – ди Роза ханым. –Укучылар белән Кандыз авылы тарихы буенча проектлар ясыйбыз, эзләнү эшләре алып барабыз. Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашырга тырышам”.

Фото: Кандыз мәктәбе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев