Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы Татар Кандызы авылының иң уңган ветераны юбилеен каршы алды

Баулы районы Татар Кандызы авылында гомер сәйләннәрен барлаучы хезмәт ветераны Фатыйма Шәфыйкова үзенең 90 яшьлек юбилей бәйрәмен билгеләп узды.

Юбилярны котларга иң якыннары- балалары, оныклары, Баулы башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Хәким Мөгыйнов һәм авыл советы сәркәтибе Гөлназ Сафина да килгән иде. Алар Фатыйма апага ил башлыгы Владимир Путинның котлау хатын һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.

Үзе дә чәчәктәй балкып торган Фатыйма апаны бу көнне иң кадерле кешеләре чәчәкләргә күмде. Олы хөрмәт күрсәткән, изге теләкләр теләгән һәркемгә юбиляр чиксез рәхмәтләрен белдерде.

Фатыйма апа балачактан эш сөеп үсә. Әле булса да елларга бирешми уңган хуҗабикә, кайгыртучан әни, әби булып кала бирә.

–  12-13 яшьтән басу-кырдан кайтып кермәдек, - ди Фатыйма апа. Үзем биеклек алабута, әрем утадым. Азрак ныгыгач кайсыбызны сыер саварга, кайсыбызны орлык ташырга җибәрәләр иде. Сыерлар, үгезләр җигеп кырга орлык ташыдык. Сыерны сава идек тә, аннары аны җигеп, орлык илтә идек. Минем белән эшләгәннәр хәзер калмады инде, үзем генә калдым. Эшләмәгән эш калмады. Ике абыемны сугышка алып киттеләр, соңыннан әтине дә сугышка алдылар. Әни белән икәү калдык. Сыерыбыз бар иде, шуңа да бик ач тормадык. Әти озак тормый урап кайтты, бер абыем сугышта башын салды, икенчесе җәрәхәтләнеп әйләнеп кайтты.

Фатыйма апа хәтер сандыгын яңартып, инде еракта зәңгәр томаннар артында калган яшьлек еллары хәтирәләрен барлады.

–Иртәнге сәгать дүрттә орлык илтергә барам. Ашыйсы килә, җиккән сыерны савып эчсәм инде дип уйлый идем. Тизрәк барырга кирәк, әтиләр, олы кешеләр чәчүдә, алып барып җиткерергә кирәк. Сыер үз юлы белән атлый, мин капчыкларга башны салып барам, шулай үтте яшь гомерләр. Эшләгән эшләрне китапка язып бетерерлек тә түгел.

Фатыйма апага урман кисәргә дә, комбайнда эшләргә дә туры килә. Сугыш вакытында укулар эләкми. “Кара эшче булдык”,-  дип сөйли ветеран.

Ындыр табагында эшләп, 55 яшендә лаеклы ялга чыга ул.

Тормыш иптәше Нурфаяз белән 55 елдан артык матур тормыш көтәләр. Ике ул, ике кыз үстерәләр. Хәзер юбилярның тугыз оныгы, унҗиде оныкчыгы бар. Бабай гына 82 яшендә якты донья белән хушлаша.

–Ходайга шөкер, үз аякларым белән йөрим, балаларым исән, - ди Фатыйма апа. Кешеләр белән аралашам, монан да зур бәхет юктыр. Хәрәкәттә бәрәкәт диләр бит, йөрергә, эшләргә кирәк. Эшне сөйсәң, гомерең дә озыная, күңелең дә шат була.

Фатыйма апа әлеге көндә яшьләрдән калышмый донья көтә. Бакчасында яшелчә- җимеш, бәрәңге үстерә. Үзе шуларны яхшылап карый, чүпләрен утый, печән дә чабырга өлгерә. Бик күп кош-корт асрый.

–Безнең өчен әти-әниебез гомер буе үрнәк булдылар, - ди Фатыйма апаның кызы Фәния Гәрәева. Андый әти-әни башка юктыр ул дөньяда. Ходай гомерләр биреп, исәнлектә, безнең белән бергә озак еллар гөрләшеп яшәргә булсын әле әниебезгә.

Айгөл Хөсәенова

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев