Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы педагогларын хөрмәтләделәр

Халыкара укытучылар көне алдыннан район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында тантаналы чаралар үтте. Анда педагогларны, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләрен тәбрикләделәр.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин шәһәрнең 7нче мәктәбендә булды.

“Минемчә, укытучылар көне зурлап үткәрелергә тиеш. Тик, кызганычка каршы, бүгенге көндәге чикләүләр бу бәйрәмне лаеклы төстә билгеләп үтәргә мөмкинлек бирми, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы педагогларга. – Сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим. Һөнәри бәйрәмегез белән!”

Рамил Гатиятуллин бер төркем укытучыларга бүләкләр тапшырды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Андреева, математика укытучысы Айгөл Гомәрова, тарих укытучысы Роза Демчук, рәсем дәресе укытучысы Зөлфия Әсгатовна Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсем Галимова Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы Рәхмәтенә лаек булды.

Мәктәп сәркатибе Ландыш Хәмитовага һәм мәктәп директорының административ-хуҗалык эш буенча урынбасары Роза Саттаровага Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Баулы районы мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Фәттахованы һәм инглиз теле укытучысы Виолетта Бадеркаеваны район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Тантаналы чарада мәктәп директоры Нәфисә Латыпова да тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев