Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы хуҗалыклары терлекләргә катнашазык әзерли

Район хуҗалыкларында кызу эш бара. Аграрийлар кышкылыкка терлекләргә азык әзерләү белән мәшгуль. Бүгенге көндә “Бәкер” хуҗалыгында 120 гектарда катнаш азык чабыла.

Ямь-яшел төсле кыр буйлап, бик ашыкмый гына үз эшен башкарып, комбайн бара. Куе, биек булып үскән катнашазыкны әллә ни шәп итеп чабып та булмый, күрәсең. Комбайн артыннан рәт-рәт булып калган покослар  басуны ямьли. Солы һәм борчак кушып чәчелгән кыр быел аеруча уңган, яшел масса яхшы үскән. Әлеге катнашазыктан сенаж да, печән дә ясап була, диләр белгечләр.

Ринат Хөснетдинов механизатор булып җиденче ел эшли. Печән чабарга бүген генә төшкәннәр.

“Эшләр, Аллага шөкер, бара, – ди ул. – Печәннең массасы быел бик шәп. Югалтуларсыз гына җыеп алынса, әйбәт булыр иде. Эшләр яхшы оештырылган, ике тапкыр ашаталар. Проблемалар килеп чыса да, бик тиз хәл ителә ул бездә. Бар нәрсә бар, эшләргә генә кирәк”.

Ринат абый янына ярдәмгә хуҗалыкның әле тагын бер комбайны киләчәк. Ике комбайн белән эшләр дә тизрәк хутка китәр.

Фото: Айгөл Хөсәенова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев